Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада һава торышы начарлануын фаразлыйлар.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстан юлларында һәм Казанда бозлавык булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән Татарстанда томан төшәчәк. Республика территориясе юлларында бозлавык булачак.