news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кырау төшү һәм көчле җил көтелә

Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстан территориясендә аномаль җылыны салкынча һава торышы алыштыра. Кырау төшәргә һәм көчле җил булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исә, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы -3…+2 градус булак. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100