Әтнәнең Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең юбилей елына 75 агач утырттылар

Өмәдә авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев җитәкчелегендә авыл җирлегендә эшләүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашкан.

(Әтнә, 17 апрель, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнәнең Күлле Киме авылында бәйрәмнең мәңгелек истәлеге  булып калсын дип, мәдәният йорты, балалар мәйданчыгының тирә — ягына 75 төп ылыслы агач утырттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев җитәкчелегендә авыл җирлегендә эшләүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре бу саваплы гамәлне бергәләп башкардылар .

«Үзизоляция шартларының бөтен тәртипләрен саклап эшләдек. Үзебезгә дә рәхәт булып китте. Үсеп китсеннәр дә, авылыбызга ямь биреп торсыннар. Еллар имин булсын, дип теләдек», — диде Күлле Киме мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова.