Әлки районында пошилар һәм кыр кәҗәләре арткан

Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара.

(Әлки, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Җәнлек һәм кошларны санау эшләре 1 гыйнвардан башланды һәм 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Исәпкә алу райондагы ике аучылык биләмәсендә дә алып барыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу эш һәркайсы 5-15 чакрым озынлыктагы 58 маршрут буенча башкарылачак. Һәр елдагыча, аны җәмәгать инспекторлары — аучылар эшли. Алар 9 маршрутны узганнар инде. Соңгы көннәрдә булган бураннардан соң урманда кар катламы арткан, эш тә катлаулана төшкән.

Хайваннарны исәпкә алу болай башкарыла. Башта кар машиналары ярдәмендә маршрутта барлык җәнлек эзләрен бетереп чыгалар, ә бер тәүлектән соң шунда салынган эзләрне саныйлар. Җанварлар эзләре буенча таныла икән.

Исәпкә алу барышында районда дистәдән артык төрдәге кыргый хайваннар һәм киек кошлар теркәлә. Безнең урманнарда кыр кәҗәсе, поши, кабан, куян, төлке, сусар, тиен, кыр һәм урман тавыгы яши.

Татарстан Биологик ресурслар дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, аучылык биләмәләрендә куяннарның, пошиларның һәм кыр кәҗәләренең артуы күзәтелә. Ә менә кабаннар саны кимегән, бу дуңгызларда африка чумасы чире таралуга юл куймау максатында аларны күпләп аулау белән бәйле.

Маршрутлар үтелеп беткәч, мәгълүматлар Татарстан Биологик ресурслар дәүләт комитетына юлланачак. Алар буенча районның җәнлекләргә ау лимиты билгеләнә.