news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, Казандагы «Рус-Немец Швейцариясе» сакланачак

«Рус-Немец Швейцариясе» табигать һәйкәленең саклана торган өлеше 256,6 гектар мәйданны били.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казандагы «Рус-Немец Швейцариясе» территориясе саклана торган территория итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңеханов шул хактагы указга имза куйды.

Региональ әһәмияттәге «Рус-Немец Швейцариясе» табигый зонасы» табигать һәйкәленең саклана торган өлеше 256,6 гектар мәйданны били. Монда биналар төзү, туфрак катламын бозу, файдалы казылмалар чыгару, агачларны кисү, учак ягу, транспорт чараларының йөрү яки туктап тору тыела.

Саклана торган зонада җир кишәрлекләрен экологик тергезү, урманнарны саклау һәм кабат үстерү, табигать һәйкәленең биологик төрлелеген саклап калу максатыннан фәнни тикшеренүләр үткәрү рөхсәт ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100