Татарстанда көчле җил һәм кырау төшүе көтелә

17 сентябрьдә җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил һәм кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һава шартлары начарлануы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

«Кайбер районнарда туфракта 0 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.