news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында урманнарны чистарту буенча экологик акция оештырдылар

Чара Бөтендөнья кыргый табигать фонды көненә һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

Буа районында урманнарны чистарту буенча экологик акция оештырдылар
«Знамя» газетасы

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Зөя буйлары» табигать тыюлыгы белгечләре Буаның 1нче мәктәбе укучылары белән берлектә, Буа участок урманчылыгы территориясендә урман фондын чистарту буенча экологик акция оештырды. Бу хакта «Знамя» газетасы яза.

Чара Бөтендөнья кыргый табигать фонды көненә һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланды. Анда 20 кеше катнашкан. Активистлар биш гектар урманнан чүп-чарны җыеп алган.

Табигать тыюлыгы белгечләре Буаның 1нче номерлы мәктәбе җитәкчелегенә һәм укытучылар советына табигатьне саклау акциясендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot