Түбән Каманың Сүбәләк юлы буйлап 300 төп нарат утыртылачак

Аллеядә Түбән Кама урман хуҗалыгыннан китерелгән нарат үсентеләре утыртыла.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). «Яшел дулкын» экологик акциясе кысаларында бүген нефтехимиклар Түбән Каманың Сүбәләк юлы буйлап 160 төп агач утыртты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тагын 140 төп агачны киләсе атнада утырту планлаштырыла. Шулай итеп, бу көздә  шәһәрнең төп автотрассасының яшел аллеясе 300 агачка арта.

Аллеядә Түбән Кама урман хуҗалыгыннан китерелгән нарат үсентеләре утыртыла. 

Исегезгә төшерик, Сүбәләк трассасы буенда 75 ылыслы агач «Хәтер бакчасы»акциясе кысаларында 8 майда утыртылган иде. Алар барысы да диярлек яңарган, бары 4 үсенте генә корыган, бүген алар урынына башкалары утыртылды. Утыртылган агачларны хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре карап тора.