news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада водолазлар белән бергә Сүбәләк күлен чистартачаклар

Өмәгә 13.00 сәгатьтә «Зәңгәр Күл» лагере янында җыелалар.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьдә Түбән Камада Сүбәләк күлен чүп-чардан чистартачак «яшел» десантка кушылырга чакыралар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Рус география җәмгыяте водолазлары күл төбен кирәкмәгән әйберләрдән чистарткан арада, волонтерлар яр буена тәртип салачак. Үзең белән перчатка һәм чүп-чар өчен капчыклар алырга кирәк.

Өмәгә 13.00 сәгатьтә «Зәңгәр Күл» лагере янында җыелалар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100