Татарстанда яңгырлы һава торышы саклана

Көндез 16 градус җылы булачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстан циклонның тыл өлешендә булачак. Шуның аркасында республикада дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда яңгырлар көтелә. Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил исүе фаразлана.

Көндезге сәгатьләрдә һава +11, +16 градуска кадәр җылыначак.