Татарстанда көчле җил көтелә

Республикада урыны белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстанда урыны белән көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Метеорологлар билгеләп үткәнчә, кайбер урыннарда республика территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.

Төбәктә шул ук вакытта салкын һава торышы саклана.