Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр булачак

Урыны белән көчле җил исәчәк.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 августта, Татарстанда һава торышы начарлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм иртән республика буенча көчле яңгырлар явачак, кайбер урыннарда республика буенча томан төшәчәк. Төнлә һәм көндез яшен булуы ихтимал. Урыны белән көчле җил булачак.