news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә табигать һәм экология туризмын үстерү планлаштырыла

Йорт янында уникаль урыннар буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

(Әгерҗе, 15 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетованың эшче төркеме экспертлары белән очрашулар бара. Белгечләр районның рекреацион, туристик потенциалы белән танышуын дәвам итәләр.

Искәртеп узабыз, әлеге фокус-төркем Татарстан Президентының районнарда җир кишәрлекләре реестрын формалаштыру һәм аларның рекреацион потенциалын билгеләү буенча йөкләмәсен башкара.

Бүген район хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдән соң экспедиция Красный Бор авыл җирлегендәге җирләрне карады.

Бу искиткеч матур территорияләр Татарстанның төньяк-көнчыгышында һәм якын-тирә республикаларда (Удмуртия һәм Башкортстанда) табигый һәм экологик туризмны үстерү өчен ял итү зоналарының берсе булырга мөмкин.

Йорт янында уникаль урыннар буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100