Зәйдә шәһәр скверларына һәм клумбаларга чәчәк күчереп утырту эшләре башланды

Быел барлыгы 70 мең чәчәк утырту планлаштырыла.

(Зәй, 15 май, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Зәйдә «Горзеленхоз» ҖЧШ хезмәткәрләре район хакимияте бинасы янына чәчәкләр утыртты. Шулай ук шәһәр скверларына һәм клумбаларга чәчәк күчереп утырту эшләре дә башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәрдә клумбаларга чәчәк үсентеләре утырту 9 май алдыннан ук башланган иде. Җиңү бәйрәменә һәм соңгы көннәрдә үзәк мәйдан, урамнарга 14 мең чәчәк үсентесе күчереп утыртылды.

Быел исә барлыгы 70 мең чәчәк утырту планлаштырыла. Зәй урамнарын быел башлыча петуния һәм бәрхет гөлләре бизәячәк.