Кукмараның Лубян урманчылыгында 35 га агач утыртылган

«Татарстанда урманнарны саклау» проекты узган ел эшли башланды.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 2020 ел башыннан «Экология» илкүләм проекты кысаларында Кукмараның Лубян урманчылыгында 35 гектар мәйданда агачлар утыртылган. Шулай ук урман культураларын тулыландыра һәм урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарыла. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.

Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фахразиев сүзләренчә, 30 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм 0,6 гектарда урман питомникларында орлык чәчү буенча эш башкарылган.

«Татарстанда урманнарны саклау» проекты узган ел эшли башлады. Проект урманнарны саклау, шулай ук агачлар киселгән һәм һәлак булган урман массивлары участокларында яңа үсентеләр утырту максатыннан гамәлгә куелды.