Чистайда яшәүчеләр кыргый табигатьтә яшәүче кошның гомерен саклап калган

Тавык карчыгасы — карчыгалар гаиләлегенең иң зур төре, ерткыч кош.

(Чистай, 14 сентябрь, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гүзәл Гомәрова). Чистай шәһәре кибетләренең берсендә эшләүчеләр үз территорияләрендә яралы кошка тап булган. Алар «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.

Тыюлык хезмәтәкрләре кичекмәстән шул адрес буенча кошны барып алган. Соңрак ачыкланганча, шәһәрлеләр тавык карчыгасын коткарган.

«Кошның канатына зыян килгән, ул оча алмый иде. Без аны орнитологка күрсәттек, аның белән хезмәттәшлек алып барабыз. Тавык карчыгасын караганнан соң, белгеч безне җитди җәрәхәтләр юк, кошның канаты тиз арада төзәләчәк дип тынычландырды. Шулай килеп чыкты да, берничә көннән соң без карчыганы табигый яшәү тирәлегенә чыгардык», — дип сөйләде «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы җитәкчесе Александр Чебурахтин.

Дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре чистайлыларга яралы кош яныннан узып китмәгәннәре һәм шуның белән аның гомерен саклап калганнары өчен рәхмәт белдерә.

Тавык карчыгасы — карчыгалар гаиләлегенең иң зур төре, ерткыч кош.