news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна уртасына кадәр яңгырлы һәм яшенле җылы һава торышы булачак

Көндез һава температурасы +25, +30 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).Якын арада Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Яңгыр, яшен һәм көчле җил фаразлана.

Бүген, 14 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Моннан тыш, яшен, көчле җил, урыны белән боз яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы 13-18 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +25, +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бигрәк тә төбәкнең көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш районнарында җылырак булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 15 һәм 16 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава сакланачак. Элеккечә урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Көндез һәм кич кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Республикада 15 июньдә төнлә һава температурасы 13-18 градус җылы, ә 16 июньдә — 14-19 градус. Көндез +26, +31 градуска кадәр җылытачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100