Министр быел Татарстанда урман үсентеләренә кытлык булмавын әйтте

2019 елда 13,6 тонна урман үсентеләре орлыклары әзерләнгән, 33,2 млн данә утырту материалы үстерелгән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Урманчылар урман культураларын утыртуга керешкән. Татарстанда урман утырту материалына кытлык юк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

2019 елда 13,6 тонна урман үсентеләре орлыклары әзерләнгән, 33,2 млн данә утырту материалы үстерелгән. Шул исәптән, Татарстанның Урман селекцион-орлыкчылык үзәге базасында — ябык тамыр системасы белән 12 млн данә. Министр сүзләренчә, быел урман культуралары үстерер өчен бу орлыклар җитәрлек.

Бүген Татарстанда 175 га мәйданда урман культуралары инде утыртылган. Равил Кузюров ягулык материаллары запасы җитәрлек әзерләнгәнен әйтте. «15 майга кадәр утырту эшен төгәлләргә җыенабыз», — диде.