Татарстан юлларында көчле бозлавык булачак

Көндез һава температурасы 0дән -4 градуска кадәр җитәчәк.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлларында бүген, 13 ноябрьдә, көндез көчле бозлавык булачак. Һава шартларының начараюы турында ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава көтелә, шулай ук бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Көндез һава температурасы 0дән -4 градуска кадәр җитәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, киләсе ял көннәрендә Татарстанга төньяктан салкын антициклон киләчәк