news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министры Чирмешәндә экологик чиста продукция сата торган кибеттә булды

Равил Кузюров Чирмешән районында эш сәфәрендә булды.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул экологик чиста продукция сату белән шөгыльләнә торган «Чирмешән урманнары нигъмәтләре» кибете эше белән танышты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районга килү белән министр Светлорский урман бистәсендә булды һәм «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган 50 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты төзелешенең барышы белән танышты. Объектны агымдагы елның ноябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Моннан тыш, урман хуҗалыгы министры «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ җитештерү участогын карады.

Шулай ук эш визиты кысаларында Равил Кузюров Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгының хезмәт коллективлары һәм район активы белән очрашты.

Залда чыгыш ясаганда, министр 2010-2020 елларда республика программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында Татарстан Республикасында социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100