news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар Апас районында файдалы казылманы законсыз табу очрагын чикләгән

Кагыйдә бозучыга 92 мең сумга кадәр штраф яный.

Экологлар Апас районында файдалы казылманы законсыз табу очрагын чикләгән
https://eco.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зөя елгасы ярында, Апас районы Пүчинкә-Енай торак пункты янында төзелеш комын законсыз чыгару фактын теркәгән. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Законсыз карьерның гомуми мәйданы — 20 квадрат метр, җир асты байлыкларын казып алу тирәнлеге — 0,8 метр.

Моннан тыш, экологлар килгән вакытта нефть чыгарган транспорт чарасы яр буе линиясеннән 10 метр ераклыкта урнашкан булган, бу исә табигать саклау законнарын бозу булып санала.

Югарыда әйтелгән фактлардан чыгып, вазифаи затка карата административ хокук бозу буенча беркетмәләр төзелгән. Кагыйдә бозучыга 92 мең сумга кадәр штраф яный.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100