news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдә янгын чыгу куркынычы игълан ителде

Урманчылар ут белән сак эш итәргә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 17 майга кадәр Татарстан Республикасында урманнарда югары класслы янгын чыгу хәтәре игълан ителә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткәнчә, 90 процент очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.

Урманда II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Янгыннарны космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинглыйлар.

Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8 (800-10) 0-94-00, 8 (843) 221-37-95).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100