news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта балыклар уылдык чәчсен өчен күлләргә чыршы ботаклары салдылар

«Балык булсын!» акциясе быел республикада бишенче тапкыр оештырыла,

Актанышта балыклар уылдык чәчсен өчен күлләргә чыршы ботаклары салдылар
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 13 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген «Балык булсын!» акциясе кысаларында Актаныш районының Татар Ямалысы авылы янындагы күлләргә балыклар уылдык чәчсен өчен чыршы ботаклары салдылар.

Әлеге игелекле гамәлдә балыкчылар, урманчылар, мәктәп укучылары катнашты. Барысы 7-8 чакрым озынлыкта шушындый чыршы ботаклары салу планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100