Рөстәм Миңнеханов Уфада чыршы утыртты

Ылыслы агач янында табличка урнаштырылган, анда чыршының «Ростех» дәүләт корпорациясенең укыту-җитештерү үзәге ачылу уңаеннан утыртылуы күрсәтелгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанга эш сәфәре кысаларында «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә катнашты. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бүген Башкортстанда авиатөзелеш мәсьәләләре хакында фикер алышабыз. Монда да #СохранимЛес акциясен хупладылар», — дип искәртте ТР Президенты.

Ылыслы агач янында табличка урнаштырылган, анда чыршының «Ростех» дәүләт корпорациясенең укыту-җитештерү үзәге ачылу уңаеннан утыртылуы күрсәтелгән. Бу сезонда ТР Президенты экологик акциядә беренче тапкыр гына катнашмый инде. Узган шимбәдә Рөстәм Миңнеханов волонтерлар белән бергә Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе янында нарат һәм чыршы агачлары утыртты.