Бүген Казанда +14 градуска кадәр җылы булачак

Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр көтелми.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көньяктан талгын җил исәчәк. Һава температурасы көндез + 12-14 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил исәчәк. Көндез +11... +16 градуска кадәр булачак.

Якынча фараз буенча чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 13 һәм 14 октябрьдә, көнбатыш антициклон перифериясе йогынтысында республикада төнлә 0...+7 градуска кадәр, көндез +12...17 градуска кадәр коры һәм җылы һава торышы саклана.

15 һәм 16 октябрьдә республиканың аерым районнарында көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары үткәндә бераз яңгыр көтелә. Төнлә +2-7 градус, җомга көндез +10...+15 градус, шимбә – +8...+13 градус булачак.