Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы саклана

Көндезге сәгатьләрдә 9 градуска кадәр җылытачак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 мартта, Татарстанда аномаль җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Республика территориясендә һава торышын Скандинавиядән килгән «циклонлы өермә» билгеләячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Актив атмосфера фронтларын узганда вакыты белән явым-төшем көтелә, нигездә, яңгыр. Моннан тыш, көчле җил булачак, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы +1дән +4 градуска кадәр була. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.