Бүген Татарстанда бераз кар явачак

Көндез һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда бераз кар явачак һәм бозлавык була. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

«Болытлы, вакыты белән бераз кар була», — диелә 11 ноябрьгә фаразда.

Көндез һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак.