news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Экология – һәркемнең эше» премиясенә гаризалар кабул ителә

Бәйгедә команда белән дә катнашып була.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). «Экология — һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурсны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештыра.

«Экология — һәркемнең эше» премиясе яшьләрнең экологик культурасын һәм аңын үстерүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне табигать саклау тәртибенә, аларга кызыклы һәм аңлаешлы форматлардан, мәсәлән, флешмоб яки челленджлардан файдаланып, җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Шәхси һәм команда белән дә катнашу каралган. Конкурста 12 төп номинация бүлеп бирелгән: «Планетаны бергәләп саклыйк», «Минем экогаиләм — минем команда», «Яшь эколог», «Экотрендлар», «Экомәктәп», «Экопроект», «Экорәсем», «Экофокус», «Экомультфильм», «Эковолонтер», «Яшь экожурналист» һәм «Дөньяда экология».

Премиягә Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә яшәүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге теләге булган һәркем дәгъва итә ала. Эшләр 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://экологияделокаждого.рф/.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100