Лубян урман-техник көллияте студентлары бәйгегә 20гә якын үзенчәлекла кош оясы ясаган

Сыерчык ояларын бәяләгәндә жюри аеруча бизәлешенә һәм сыйфатына игътибар иткән.

(Кукмара, 11 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Лубян урман-техник көллияте студентлары бәйгегә 20гә якын үзенчәлекла кош оясы ясаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел да февраль ахырында ук урман-техник көллияттә «Экопроект» кысаларында «Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсы игълан ителгән. Тиз арада укучылар фантазияләрен эшкә дә җиккәннәр. Көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинованың сүзләренчә, бәйгегә барлыгы егермегә якын оя тәкъдим ителгән.

«Конкурста һәркем катнаша алды. Аңа йомгак ясаганда ояларның үзенчәлеклеге, бизәлеше һәм, әлбәттә, башкарылган эшнең сыйфаты исәпкә алынып,«Иң үзенчәлекле сыерчык оясы», «Иң матур сыерчык оясы» һәм «Иң уңайлы сыерчык оясы» кебек номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды. Сыерчык оялары арасында ТАССРның — 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланганнары, тал чыбыгыннан, картон һәм башка материаллардан ясалганнары бар иде. Катнашучыларның барысына да рәхмәт, булдырганнар», — диде ул.

Сыерчык оялары арасында, чыннан да, әкияти курчак өе кебекләре дә, гади генә ясалганнары да урын алган. Әмма аларның барысы да игътибарга лаек, чөнки укучыларның тырыш хезмәте, кул җылысы белән эшләнгән. Хәзерге вакытта бу оялар Лубян урман-техник көллияте территориясенә эленгән.