Әлмәтлеләр «Урманны саклыйк» акциясендә 10 меңнән артык нарат үсентеләре утыртты

Татарстанда волонтерлар барлыгы 1 миллионнан артык агач утыртты.

(Әлмәт, 10 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 9 октябрьдә Әлмәт урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» дигән халыкара акция узды.

Шәһәр халкы 4 га мәйданда 10 меңнән артык нарат үсентесе утыртты. Бу хакта экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр итә.

Бу участокта үсентеләр тагын яз көне дә утыртылачак, диелә хәбәрдә.