Азнакай районының Мәлбагыш авылында клонлаштырган агачлар утырттылар

Август аенда мәктәп территориясенә инде 40тан артык усак, каен агачлары утыртылган булган.

(Азнакай, 10 октябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Таңсылу Саниева). Азнакай районының Мәлбагыш авылы мәктәбе территориясендә укучылар биолабораториядә микроклонлаштыру ярдәмендә чыгарган биоматериалдан үстергән усак, сирень агачлары үсентеләрен утырттылар.

Август аенда мәктәп территориясенә инде 40тан артык усак, каен агачлары утыртылган булган. Аларның барысы да яңарып, үсеп киткән.

Урманнарның мәйданын арттыру максаты белән янган укучылар «Киләчәкне төзүчеләр» төркеменә берләшкәннәр.

«Фәнни эшләр белән шөгыльләнергә, аларга киңкырлы үсәргә ярдәм иткән нефтьчеләребезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Балаларның табигать белән кызыксынулары тагын да артты, укытучылары Зинаида Рифовна белән бик теләп шөгыльләнәләр. Алар биокласс эшчәнлеген җәйге каникул чорында да бер генә көнгә дә туктатмадылар, укучыларыбыз экология дә инде башка күзлектән карыйлар», — диде мәктәп директоры Эльмира Баһманова.