news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүче 50 ел буе сыерчыкларны оя ясап каршы ала

Алай гына да түгел, Харис абый иске ояларны карап, чистартып та тора. Сораучыларга, таныш-белешләренә үзенең хезмәт җимешләрен бүләк тә итеп бирә.

Кукмарада яшәүче 50 ел буе сыерчыкларны оя ясап каршы ала
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 11 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмарада яшәүче Харис абый Хәбибуллин 50 ел буе сыерчыкларны оя ясап каршы ала. Быел ул ояларын 3нче урта мәктәп янына элгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кукмараның Королев урамында яшәүче Харис абый Хәбибуллин ел саен 1 апрель — Халыкара кошлар көне уңаеннан сыерчык оялары ясап элә. 

Алай гына да түгел, Харис абый иске ояларны карап, чистартып та тора. Сораучыларга, таныш-белешләренә үзенең хезмәт җимешләрен бүләк тә итеп бирә.

«Сыерчык ояларын Байлангар урта мәктәбендә укыганда ясый башлаган идем. Шуннан бирле бу шөгылемне ташлаганым юк: менә илле елдан артты инде, кайларда гына яшәргә туры килсә дә, яз саен сыерчык оялары ясап эләм. Үзебезнең өй янында да берничә оя бар, аларга бер дә кошлар килми калганы юк», — диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100