Экологлар Сарман районында җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану очрагын тикшерә

Эшкәртелә торган участокның мәйданы 696 кв. метр тәшкил итә, биеклеге — 5 метр.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районы Петровский Завод авылында закон бозу очрагын ачыклаган. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рекультивацияләнгән карьер урынында гомумтаралган файдалы казылма чыгару эшләре яңартылган. Бу юлы ул лицензиясез генә башкарылган. Эшкәртелә торган участокның мәйданы 696 кв. метр тәшкил итә, биеклеге — 5 метр.

Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында Россия кодексының «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка файдалану» дигән 7.3 маддәнең 1 өлеше буенча административ эш кузгатылган. Эш материаллары Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә җибәрелгән.