Алабуга урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелгән

Алар көче белән барлыгы 13 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

(Казан, 9 ноябрь, «Ттатар-информ»). «Алабуга урманчылыгы» хезмәткәрләре урманчылыкның 99нчы кварталының 6нчы бүлемтегенә караган урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклаган һәм бу урынны тәртипкә китергән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар көче белән барлыгы 13 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Чүп-чар арасында закон нигезендә махсуслаштырылган предприятиеләргә тапшырылырга тиешле автомобиль шиннары бар иде. Тулаем алганда, ел башыннан бирле Алабуга урманчылыгы территориясеннән 69 кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды», — дип сөйләде җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев.