news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда +27 градуска кадәр җылытачак

Республикада көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метр) җитәчәк.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 майда, Татарстанда циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнашачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр (төнлә – аерым районнарда) явачак. Кайбер муниципалитетларда, шул исәптән Казанда яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.

Моннан тыш, республикада көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метр) җитәчәк.

Төнлә һава температурасы +9, +14 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +17, +22, ә Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында +27 градуска кадәр күтәреләчәк, дип искәртә метеорологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100