420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Бүген, 9 мартта, Татарстанда аномаль җылы һәм дымлы һава торышы була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез яңгыр явачак. Аны төньяк-көнбатыш циклон алып килә.
Иртән урыны белән бозлавык та булырга мөмкин. Урыны белән томан төшәргә мөмкин. Көчле җил булачак.
Көндез һава температурасы +2...+7 градуска кадәр күтәреләчәк.