Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында сөйләштеләр
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман питомнигында булды.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу максаты белән килгән иде.
Минзәләдә министр базислы урман питомнигын карап чыкты һәм «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында фикер алышынды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Равил Кузюров белгечләргә янгын куркынычсызлыгы торышын күзәтү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшереп торуны көчәйтергә кушты.
Шуннан соң ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы янгынга каршы минераллаштырылган полосаларга нигез салу барышы белән танышты һәм Минзәлә кишәрлеге урманчылыгының 120, 123, 95 һәм 93 кварталларында урманнарны яңадан торгызу буенча үткәрелгән чаралар сыйфатын бәяләде.
Эшлекле сәфәр ахырында Равил Кузюров «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ өчен яңа административ бина төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз