Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Урман хуҗалыгы министры урман культураларын утырту сезонына әзерлек дәрәҗәсен карады
Хәзерге вакытта биредә стандарт утырту материалын казып алу һәм Гибрид-38 тирәге сабакларын әзерләү эшләре алып барыла.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Биләр урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең 2020 елгы урман культуралары сезонына әзерлеген тикшерде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, министр Биләр урманчылыгының Багана участогы территориясендә урнашкан базислы урман питомнигын карады. Аңлатмаларны «Биләр урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин һәм урман хуҗалыгы директоры Александр Рузанов бирде.
Александр Рузанов питомникның гомуми мәйданы 10 га тәшкил итә, дип сөйләде. Хәзерге вакытта биредә стандарт утырту материалын казып алу һәм Гибрид-38 тирәге сабакларын әзерләү эшләре алып барыла. Бу атна ахырында урман культуралары сезонын башлап җибәрү планлаштырыла. Әлеге чорда Биләр урманчылыгы территориясендә 389 га мәйданда — урманнарны торгызу, 204 га — урман культураларын тулыландыру, 508 га — урман культураларын агротехник карау, 26 га саклагыч урман утыртмаларын утырту эшләре башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятькә һәм Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләрдәге хезмәткәрләрнең бер өлеше үз эшен дәвам иттерә.
Алар — РФ Президентының 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы указы нигезендә, 2020 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эшләрен башкара, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын үткәрә һәм Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз