news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны юлларда бозлавык хасил булачагы хакында кисәттеләр

Бүген республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак.

Татарстанлыларны юлларда бозлавык хасил булачагы хакында кисәттеләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә, талгын.

Көндез һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк.

КФУ профессоры татарстанлыларны көннәрнең суытачагы һәм җепшек кар явачагы хакында кисәткән иде. Белгеч сүзләренчә, быел Казанда тәүлеклек уртача температура 0 градус аша ун көнгә соңга калып күчәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100