Экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

Конкурста катнашу өчен материалларны 2021 елның 31 октябренә кадәр Anisa.Mannapova@tatar.ru электрон почта адресына юлларга кирәк.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

— табигый ресурслардан рациональ файдалану;

— табигатьне саклау технологияләрен эшләү;

— социаль экология.

Конкурста катнашу өчен материалларны 2021 елның 31 октябренә кадәр Anisa.Mannapova@tatar.ru электрон почта адресына юлларга кирәк.