Татарстанда көчле җил көтелә

Синоптиклар һава шартларының бозылуы хакында кисәтте.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 майда, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда көндез урыны белән көчле җил көтелә.

Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан искән җилнең тизлеге Татарстанда секундына – 15-17, Казанда 15 метрга кадәр җитәчәк.