Табигатьтән файдалану күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама идарәсен Фаяз Шакиров җитәкли

Фаяз Шакиров Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында 2014 елдан бирле эшли.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе итеп Фаяз Шакиров билгеләнде. Элек ул ТР Экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары - ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы вазифасын башкарган иде.

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Фаяз Шакировка „Татарстан Республикасы табигатьне саклау отличнигы“ күкрәк билгесен тапшырды һәм нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук киләчәктә иҗади уңышлар һәм яңа куелган максатларга ирешүен теләде», — дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шакиров 2014 елдан башлап Татарстан Экология министрлыгында эшләде, Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы, министр урынбасары һәм министрның беренче урынбасары вазифаларын башкарды.

«Фаяз Шакиров ТР Экология министрлыгында җиде ел эшләде, һәрвакыт алдынгы урында булды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә ул инде федераль дәрәҗәдә шундый ук функцияләрне башкарачак»,-диде ТР Экология министрлыгының матбугат секретаре Лилия Мөлекова.

Элегрәк (2019 елдан) Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама идарәсен Фәрит Хәйретдинов җитәкләде. Идарә өч республика — Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл территориясендә экологик күзәтчелек алып бара.