Татарстанда -5 градуска кадәр салкын көтелә

Явым-төшем юк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми. Төнлә республика буенча һава температурасы -5 градуска кадәр төшә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез һава температурасы +8.+13 градус торачак. Шулай ук синоптиклар 7 октябрьдә уртача тизлектә җил фаразлый.