Әлмәттә Россия прокуратурасының 300 еллыгы хөрмәтенә аллея утырттылар

Шарлавыклы буаларда яңа аллея барлыкка килде.

(Әлмәт, 6 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Россия прокуратурасының 300 еллыгы хөрмәтенә Әлмәттә аллеяга нигез салдылар.

Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яфраклы агач үсентеләрен утыртуда шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.