Кама Тамагында велоузышта катнашучылар мең тирәк утыртты

Агач утыртуга беренчеләрдән булып «Ирләр сукмагы» походында катнашучылар чыкты.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Кама Тамагында походта һәм велоузышта катнашучылар «Аргамак» балалар лагере янында 1 меңгә якын тирәк утыртты. Бу хакта «Волжские зори» газетасы яза.

Көннең икенче яртысында машина белән агач үсентеләре алып килделәр. Агач утыртуга беренчеләрдән булып «Ирләр сукмагы» походында катнашучылар чыкты. Балалар һәм педагоглар лагерьның көньяк чиге буйлап тирәкләр утыртырга кереште. Җир төзелеш техникасы белән нык изелгән иде, шуңа күрә үсентеләр өчен чокырлар казырга авырга туры килде. Балта, лом, көрәк белән дә эшләделәр.

Аннары егетләр лагерьның төньяк чигенә күтәрелде һәм анда эшкә кереште. Шуннан соң велосипедчылар килеп җитте, алар эстафетаны кабул итте һәм лагерь чиге буйлап өч рәт агач утырттылар.

Бу өченче велоузыш, аны Казан эшмәкәрләре үткәрә. Алар Кама Тамагына юл тота. Антоновкада Экоҗирлектә булдылар, анда яшәүчеләр белән аралаштылар һәм аларның авылларны үстерү өчен грантлар үзләштерүдәге уңышларына шатландылар.