news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Шилнә елгасында законсыз куелган койма сүтелгән

Су саклау зонасы сулыкка якын килергә теләгән һәр кешегә ачык булырга тиеш.

Тукай районында  Шилнә елгасында законсыз куелган койма сүтелгән
https://eco.tatarstan.ru

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Тукай районының Олы Шилнә авылында бер гражданин Шилнә елгасының су саклау зонасында койма урнаштырып куеп, гражданнарның су янына ирекле үтеп керә алу мөмкинлеген чикләгән булган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районы, Олы Шилнә авылындагы әлеге закон бозу очрагын гражданнардан килгән мөрәҗәгать буенча ачыклаган.

Әлеге фактлар Административ хокук бозулар турында Россия кодексының «Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле рәвештә үтеп керә алуын тәэмин итү шартларын үтәмәү» маддәсен бозу булып тора. Гаепле затка карата административ хокук бозу турында акт төзелгән һәм штраф салынган.

Карар белән килешмичә, гражданин Тукай район судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән, әмма суд экологлар күрсәтмәсен үз көчендә калдырган.

Исегезгә төшерәбез, су саклау зонасы сулыкка якын килергә теләгән һәр кешегә ачык булырга тиеш. Кечкенә елгалар янында 5 метрдан башлап зур сулыклар янында 20 метр киңлектәге су участогы хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. Яр буендагы барлык коймалар һәм киртәләр законсыз булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100