news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат урманчысы интернат-мәктәбе укучылары өчен сыйныф сәгатендә катнашкан

Чара видеоконференция режимында узган.

Нурлат урманчысы интернат-мәктәбе укучылары өчен сыйныф сәгатендә катнашкан
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат районының «Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбе» ДБМУ «9Б» сыйныф укучыларының «Урманны саклагыз» дигән темага сыйныф сәгате узган. Видеоконференция режимында узган чарада «Нурлат урманчылыгы» ДКУ урман торгызу буенча инженеры Ольга Захарова катнашкан. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрес барышында Ольга Захарова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек юнәлешләре, тармак һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгән.

«Шулай ук без ел саен агач утырту һәм урман фонды территориясен чистарту буенча табигатьне саклау акцияләре дә уздырабыз. Сезне киләсе елда бу чараларда катнашырга чакырабыз», — диде ул.

Сыйныф сәгате ахырында урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100