Татарстанда көзге урман утырту эшләре төгәлләнде

Хәзер урманчылар орлык әзерләү эшләрен дәвам итә.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көзге урман культуралары сезоны тәмамланды. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм министрлык карамагындагы урман хуҗалыгы учреждениеләре — урман хуҗалыклары белгечләре 2,1 мең га мәйданда урман культураларын өстәп утырту һәм киләсе ел культурасы өчен 1,4 мең га мәйданда туфрак әзерләү эшләрен башкарган. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай ук урман питомникларында урман культураларына һәм стандарт утырту материалына инвентаризация ясалган.

Хәзерге вакытта төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. Министрлык мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 3 ноябренә барлыгы 5,1 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан 479 кг — нарат, 113 кг — чыршы, 47 кг — карагай, 4.4 мең кг — имән, калган токымнар — 71 кг.