news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида Татарстан һәм Удмуртия чигендәге бәхәсле участоклар хакында фикер алыштылар

Бүгенге көндә республикалар арасында барлыгы 22 бәхәсле участок бар.

Ижевскида Татарстан һәм Удмуртия чигендәге бәхәсле участоклар хакында фикер алыштылар
https://mzio.tatarstan.ru/

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Ике республика арасындагы чиктәш чикләрне урнаштыру мәсьәләсен хәл итү максаты белән «ТР Киңлекләр турында мәгълүмат фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин кабат Удмуртия Республикасы вәкилләре белән очрашты.

Июль башында узган очрашуда катнашучылар чик территориясенең яртысын гына карап чыгарга өлгергән иде. Бу юлы исә Татарстан белән Удмуртия чигендәге (озынлыгы — 800 километрдан артык) бәхәсле участокларның барысы да тирәнтен каралды, дип хәбәр итә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә республикалар арасында барлыгы 22 бәхәсле участок бар, шуларның унысы очрашуда хәл ителеп, килештерелде. Тагын 11 участок буенча ике республиканың да урманчылыклары белән мәгълуматлар туры килмәве ачыкланды, алар буенча өстәмә материал туплау кирәк.

Шулай ук Әгерҗе шәһәре янындагы бәхәсле участок буенча Әгерҗе (Татарстан) һәм Малопургинский (Удмуртия) районнары администрацияләре белән өстәмә очрау узды. Сорауларның бер өлеше урында ук хәл ителгән булса, калган участоклар буенча килештерү эшләре дәвам итә. Киләсе очрашу август ахырында видео форматында узачак, дип билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100