Голландия белгечләре Самосырово чүплегендәге газга анализ ясады

Европа экспертлары элекке чүплеккә дегазация уздырганда үзгәртеп корырга мөмкин булган энергия күләмен исәпләп чыгарды.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда Нидерланд экспертлары Самосырово калкулыгындагы чүплектә җыелган газны тикшергән. Бу хакта онлайн-трансляция барышында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.

«Без Голландиядәге коллегаларыбызны чакырдык, алар аннан күпме энергия алырга мөмкин икәнен белү өчен газ анализы ясады», — диде Шадриков. 

Көнбатыш белгечләре Самосырово калкулыгы территориясенә дегазация ясау өчен кирәк булачак генераторларның куәтен исәпләп чыгарган.

«Без бу полигоннарны актив дегазацияләүне „Чиста ил“ программасына кертергә телибез», — диде ул.

Татарстан Экология министрлыгы эксплуатациядән чыккан каты көнкүреш калдыклары полигоннарын рекультивацияләүне федераль программага кертү максатын куя. «Безнең бурыч — киләсе елга рекультивациягә икенче һәм өченче карта программаларын кертү. Хәзер документлар әзерләнә, һәм без өйрәнү эшләрен башкардык», — дип өстәде министр.

Самосырово чүплеге — Татарстан территориясендә иң зур чүплек. Ул 32 гектар мәйданны били. Рекультивациягә кадәр аның биеклеге 45 метрдан артып киткән.